Бүген, 9 октябрь көнне 11 сыйныф укучылары мәктәп тирәсендә агач утырттылар. Өлкән сыйныф укучылары утырткан яшь үсентеләр безгә һәрвакытта аларны искә төшереп торыр, ә инде түбән сыйныф укучылары бу яшь үсентеләргә үсәргә ярдәм итү йөзеннән аларны тәрбияләп торырлар. Шушы яшь үсентеләр үсеп, безнең мәктәп тирәсен тагын да матурлатып торыр дип ышанып калабыз.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:20