Ураза бәйрәме.

28-29 июль көннәрендә Алан, Балыклы авыллары мәчете каршында мөселманнарның  олы бәйрәме - Ураза бәйрәме билгеләп үтелде. Бәйрәм барышында  авыл имамнары ураза  аеның  ни дәрәҗәдә мөһимлеге, аның савабы турында вәгазь сөйләделәр, төрле мөнәҗәтләр укылды, борынгы җырлар җырланды. Бәйрәм ахырында килгән  барлык халык  иганәчеләр  тарафыннан әзерләнгән табында сый-нигъмәт белән сыйландылар, кайнар пылаудан авыз иттеләр. Бәйрәм чараларын Алан авылында Равилә Шамилевна,  Гүзәл Равиловна,  Ирек Фаритович, Ирек Рафаэловичлар, Балыклы авылында барлык чыгымнарны да эшмәкәр  Хадиуллин Хәким Кәниф улы күтәрде.



Соңгы яңарту: 2014 елның 30 июле, 09:17

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International