“Урман дәресе”

      Олы Мәтәскә урта мәктәбендә әйләнә-тирә мохитне саклау, укучыларда экологик культура  тәрбияләү өлкәсендә максатчан эш алып барыла. Апрель ае дәвамында “Чиста урманнар” акциясендә катнашып,  һәр класста сыйныф җитәкчеләре тәрбия сәгатьләре уздырдылар. Укучылар урманнар, аларның әһәмияте, урманнарны саклау буенча материал тупладылар.

 17 апрельдә барлык  1-11 нче сыйныф укучылары  өчен,  биология укытучысы Шарипова И.В. “Урманнарны саклыйк!” дип аталган ачык “Урман дәресе” үткәрде.  17 май көнне бердәм “Экологик дәрес” уздырылды.

Май ае тулысы белән тирә-юньне, Олы Мәтәскә авылының урман аланнарын чүп-чардан  арындыруга багышланды. Бу акциянең мөһимлеген аңлап,  мәктәпнең һәр укучысы һәм укытучылар коллективы  урманнарны саклауга һәм чистартуга үзеннән зур өлеш кертте. 



Соңгы яңарту: 2014 елның 23 мае, 08:23

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International