Успехи юных бадминтонистов.

25 ноябрь көнне Балык Бистәсенең "Дельфин" спорт комплексында 2006- елгы һәм кечерәк кызлар һәм малайлар арасында Балык Бистәсенең “Универсалстрой” ачык акционерлык җәмгыяте призына бадминтон буенча ачык турнир булып узды. Ярышта  безнен мәктәпнең бадминтон түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар чыгыш ясады. Уен нәтиҗәләре буенча Баландыш төп мәктәбе укучысы Раил Тимербаев 3 нче урын алды һәм грамота, медаль белән бүләкләнде. Команданың калган уенчылары да турнир таблицасының югары баскычларын яулады. (тренерлары – өстәмә белем бирү педагогы А.Ф. Җәббаров)

Соңгы яңарту: 2017 елның 1 декабре, 08:33

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International