Манара куелды

9 сентябрь көнне Корбан бәйрәме алдыннан Алан авылы мәчетенең ярдәмче торагына манара куелды. Бу эшне  Алан  авылы гражданины Гильманов Нурислам Габдрахман улы башкарды. Ул шулай ук 2016 елда  Алан авылы мәчетенә су кертүдә, юыну бүлмәсе ясауда, ягу бүлмәсен эчке яктан тышлап алуда башлап йөрде  һәм материаль ярдәм күрсәтте. Соңгы көннәрдә генә үз акчасына мәчетнең  ярдәмче торагының коймасын, түбәсен калайдан эшләтте, айлы манара куйдырды. Аңа  бу эшләре өчен авыл халкы бик рәхмәтле.

  

Соңгы яңарту: 2016 елның 10 сентябре, 08:30

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International