Баландыш авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме узды.

7 июнь көнне Баландыш авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме узды. Сабан туе – татар халкының йөзек кашы, горурлыгы, борынгы һәм кадерле бәйрәме. Хәзер инде ул татарларның гына түгел, бик күп милләт кешеләренең яраткан бәйрәменә әверелде. Баландышлылар да  һәр елны Сабан туен  түземсезлек белән көтеп алалар, һәммәсе бергә җыелып матур һәм бердәм төстә үткәрәләр. Үткән шимбәдә, 7 июньдә булган  Сабан туе да бик күп кеше катнашында узды, биниһая шатлыклы мизгелләр бүләк итте, күңелләрдә якты һәм җылы тәэсирләр калдырды. Сабантуйның баш батыры Залялиев Фәнис калды.

 

 



Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:03

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International