19 һәм 23 апрель көннәрендә Баландыш төп мәктәбендә өмәләр үткәрелде. Монда барлыгы 47 укучы, мәктәп хезмәткәрләре коллективы актив катнашты. Аларның көче белән тирә-юнь яктырып, нурланып киткән сыман булды. Мәктәп – безнең икенче өебез бит ул. Шуңа күрә аннан җылылык, уңайлылык бөркелеп торырга тиеш. Мондый өмәләр укучыларыбызда хезмәткә мәхәббәт тәрбияли, үз әшеңнең нәтиҗәсен күреп соклану хисләре уята.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 10:53