ООО “Алан” хуҗалыгында язгы-кыр эшләрен оештыру буенча хуҗалык эшчеләре белән киңәшмә уздырылды.

Шушы көннәрдә ООО “Алан” хуҗалыгында  язгы-кыр эшләрен оештыру буенча хуҗалык эшчеләре белән киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә хуҗалык директоры Фәсхетдинов Х.Н., Алан авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев Ә.Г., барлык спеөиалистлар,  Алан авыл җирлеге буенча участковый Насибуллин Р.М. һәм хуҗалык эшчеләре катнашты. Хуҗалык директоры Фәсхетдинов Х.Н. эшчеләр алдына язгы-кыр эшләрен кыска срокта, сыйфатлы итеп башкару бурычын куйды, баш бухгалтер Касимова Ч.Х. язгы-кыр эшләре буенча түләү тарифлары белән таныштырды. Шул ук вакытта кыр эшләрендә һәм техника белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл башкару турында да сүз алып барылды.


 

 

 


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 10:54

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International