Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме.

24 нче май көнне Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме алдан әзерләнгән программа буенча уздырылды. “Соңгы кыңгырау”иртәсе урамда уздырылды. Бәйрәмгә 11 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре, ветеран укытучылар, беренче укытучылары, авыл халкы килгән иде. 11 нчеләргә үзләренең котлауларын, изге теләкләрен мәктәп директоры Мубаракшин Р.Х., ветераннар советы җитәкчесе Галиуллин И.Г., Иске Җөри авыл җирлеге рәисе Хамидуллин И.Х., “Теләче сөт иле” агрофирмасының М.Җәлил бүлекчәсе җитәкчесе Хайруллин А.Г.,Саубанов Ф.К. лар җиткерде.Бәйрәмне 11 нче сыйныфлар дәвам итте.Алар бик тә күңелле һәм бер үк вакытта ямансу да булган концерт прогаммасы тәкъдим иттеләр. Концерт номерлары аша алар укытучыларына ,әти-әниләренә,сыйныф җитәкчеләре Хусаенов З.З.ка булган хөрмәтләрен күрсәттеләр, рәхмәтләрен җиткерделәр.

Бәйрәм чарасы бик яхшы узды.


 



Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:00

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International