Теләче районының яңа прокурорын җитәкчелеккә тәкъдим итү чарасы булып узды.

20 июнь көнне хакимиятнең актлар залында Теләче районының яңа прокурорын җитәкчелеккә тәкъдим итү чарасы булып узды. Татарстан Республикасы Прокуроры И.С. Нафиков, Теләче районы прокуроры итеп юстиция киңәшчесе Сөнгәтуллин Рим Фаргат улын билгеләү турындагы Россия Федерациясенең генераль прокуроры приказы белән таныштырды, яңа прокурорның үзе турында кыскача мәгълүмат бирде, моңа кадәр Теләче районы прокуроры булып эшләгән Хәйруллин Фаил Равил улына белдереп икесенә дә уңышлар теләде. Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов район халкының җитешле һәм имин яшәеше хакына аңлатып бер команда булып эшләрбез дип өметләнәм – диде. Элекке прокурорга рәхмәтен белдерде.

   

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:05

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International