Кичә күңелле узды.

Олы Мәтәскә  авылы  мәдәният  йортында  берсеннән –берсе  кызыклы һәм мавыктыргыч  мәдәни чаралар үткәрелә.  Халыкның  залны  тутырып килүе дә – моның  ачык дәлиле.  Шундыйларның кичәләрнең   чираттагысы – Ватан саклаучылар көненә багышланган  - “Татар егете” бәйгесе булды.

Бәйгедә Олы Мәтәскә  урта мәктәбенең   өлкән класс укучылары  катнашты.  Алар җитезлектә, аш-су  әзерләүдә, четерекле сорауларга җавап бирүдә, биюгә  - җырга  осталыкта  көч сынаштылар.  Егетләрнең  киләчәктэ  әти булачакларын исәпкә алып , аларга  бәбине дөрес итеп төрү  сынавын  да үтәргә  туры килде.   Бәйге буен-буенга күңелле җырларга, дәртле  биюләргә үрелеп барды.  Тамаша,  карарга килгән  һәр кешегә бәйге  бик охшады.  Мондый мавыктыргыч  кичәләрне   оештыруда   мәдэният йорты  директоры  Гөлнур Гыймранова белән  авыл  китапханәсе мөдире  Земфира  Хуҗиәхмәтова  иҗади хезмәттәшлектә  ,  иңне-иңгә, кулны – кулга  куеп  эшлиләр. Аларга бию номерларын куярга  Олы Мәтәскә урта  мәктәбенең  өстәмә  белем бирү  педагогы  “Балкыш” бию ансамбле  җитәкчесе  Ландыш  Нигъмәтҗанова булышлык итә.




Соңгы яңарту: 2014 елның 24 феврале, 13:57

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International