Бар җиргә дә өлгерә.

Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 10 класс укучысы Таһир Кәримуллин кайда да өлгерә торган, уңган егет -  ул мәктәптә дә яхшы билгеләренә генә укый, фәннәр буенча  район һәм республика күләмендә  уздырылучы олимпиадаларда алдынгы урыннарны алып килә. Узган елны республика күләмендә үткәрелгән “ IТ- чемпион”конкурсында җиңү яулап  iPad планшеты  белән бүләкләнде. Олы Мәтәскә авылы мәдәният йорты каршындагы  “Мәтәскә шаяннары” исемле КВН  командасының актив әгъзасы. Гомумән, Таһир  мәдәният йортында үткәрелүче концерт- спектакльләрдә,   башка  мәдәни чараларда бик  теләп  катнаша. Әле шушы көннәрдә генә  Таһир таган бер җиңу яулады. Яр Чаллы шәһәрендә күренекле курайчы  Иңбир Шәфыйков истәлегенә  оештырылган “Моңлы курай”  исемле республиканың курайчылар  ярышында  катнашып  үз яшендәгеләр  категориясендә  җиңүче булды.

Соңгы яңарту: 2014 елның 22 гыйнвары, 09:18

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International