Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне.

22 ноябрьдә Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне билгеләп үтелә. Сүзлекләр һәм энциклопедияләр бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәләр, чөнки алар берүк вакытта танып – белү коралы да, милли мәдәниятның мөһим өлешедә. Россиядә Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне бөек Россия лексикографы, «Толковый словарь живого великорусского языка» сүзлеге авторы Владимир Иванович Дальның туган көнендә билгеләп үтелә.19 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәчесе А.Фаляхова "Сүзлекләрнең тылсымлы дөньясы" темасына багышланган әңгәмә үткәрде.Чара барышында китапханәче  сүзлекләрнең төрләре, алардан  дөрес файдалану һәм китапларның әһәмияте, аларны саклап тотуның мөһимлеге турында сөйләде. Кызыксынучылар өчен белемнәрне тикшерүгә мавыктыргыч тест үткәрелде.

Соңгы яңарту: 2022 елның 22 ноябре, 09:27

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International