2015 елның 16 мартында Олы Мәтәскә урта мәктәбендә Бөек Җиңүне якынайтуга үзләреннән зур өлеш керткән сугыш һәм тыл ветераннарыбызны хөрмәтләү тантанасы булып узды. Тантанада Теләче муниципаль районы башлыгының урынбасары Фатхуллин А.Г., район ветераннар Советы рәисе Газизов М.М , Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Валиуллин М.А, Олы Мәтәскә ветераннар Советы җитәкчесе А.Н.Нигматзянова, Ямбулат авылы ветераннар советы җитәкчесе М.Х.Хузиев катнашты. Алар ветераннарыбызга Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган медальләр тапшырып олы рәхмәт хисләрен җиткерделәр, алдагы көннәрендә исәнлек-саулык теләделәр.
Олы Мәтәскә авыл җирлегендә бүгенге көндә барлыгы 40 тыл ветераны яши. Шулардан бары 23 ветеран әлеге тантанага килә алды һәм чордашлары белән үзара фикер алышып чәй табыны артында тематик концерт программасы карады. Калган ветераннарыбызны авыл җирлеге башлыгы М.А.Валиуллин өйләренә йөреп котлап чыкты.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 12:49