Илебездә II Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясе бара.

Илебездә II Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясе бара. Ул 1 июльдән 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Безнең Үзәк авыл җирлегендә барлыгы 508 объектны исәпкә алу күздә тотыла. Сораштыру вакытында хуҗалыклардагы мал-туар, кош-кортны, алма, чия агачларын саныйлар.

Безнең Үзәк бистәсе халкы сан алу кампаниясен дөрес аңлый. Сан алу авыл хуҗалыгында дәүләт сәясәтен көйләү өчен кирәк. Авыл хуҗалыгында сан алу соңгы тапкыр 2006 елда уздырылды. Ун елдан соң ниләр үзгәргән? Хуҗалыклар артканмы, юкмы, аларда мал-туар күпме, авылларда сыерлар кимемәгәнме? Бу сорауларга җавап табып, дәүләт авыл хуҗалыгының теге яки бу тармагына конкрет ярдәм итү юлларын караячак.

- Шулай да, арада дәүләт авыл халкына салымнарны арттырып куймасмы, дигән сорау белән яшәүчеләр бар. Без шикләнмәскә, курыкмаска киңәш итәбез. Без, авыл кешесенә ышанып, алар ни әйтә, шуны язабыз. Абзарга, бакчага кереп терлек, агач төбе санап йөрмибез. Гадәттә, капка төбендәге эскәмиягә утырып язып алабыз, - ди Үзәк авыл җирлегенә кергән Алга, Петровск, Шармыш һәм Үзәк авылларында сан алуга җаваплы Гөлсирин Тимербаева.

  

Соңгы яңарту: 2016 елның 14 июле, 13:21

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International