Легендар очучы, Советлар Союзы герое М.П.Девятаевка багышланган очрашу

     6 нчы сентябрь көнне Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Советлар Союзы Герое каһарман очучы Михаил Петрович Девятаевка багышланган очрашу булды. Очрашуда Михаил Петрович Девятаевның улы Девятаев Александр Михайлович һәм аның тормыш иптәше Девятаева Фирдаус Исмагиловна, ДОСААФ районы советы председателе Нуртдинов Рәис Рөстәмович катнашты. Баштарак укучылар очучы хакында фильм карадылар. Ахырдан, Александр Михайлович мәктәпкә әтисе хакында истәлекләр язылган китап бүләк итте. 

Соңгы яңарту: 2019 елның 14 сентябре, 08:07

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International