Шәхси хуҗалыкларга ярдәм.

Татарстан Республикасы  Министрлар кабинеты карары белән шәхси хуҗалыкларны үстерү, сыер саннарын арттыру һәм авыл хуҗалыгы продукциясен        җитештерүне арттыру максатыннан яңа тәртипләр раслана.  Шушы максатларны алда тотып Теләче  муниципаль  районы   башлыгы И.Ф.Зарипов,   Теләче муниципаль  районы  башлыгы урынбасары   А.Ф.Фатхуллин, ,   Теләче муниципаль районы башкарма комитетының вакытлыча башкаручы җитәкчесе Р.Р. Нуруллин. Теләче  муниципаль  районы   башлыгының аппарат җитәкчесе  И.В.Мубинов ,  авыл хуҗалыгы  һәм азык – төлек идарәсе җитәкчесе Р.Х. Низамутдинов катнашында өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучы шәхси хуҗалык хуҗалары белән  очрашу булды .  Иске Җөри авыл җирлеге буенча  3 һәм аннан да күбрәк сыер асраучы 15хуҗалык исәпләнә. Җыелышта шуларның 13 катнашты.


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:32

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International