90 яшьлек юбилей.

Шушы көннәрдә Җәнәй авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны һәм тыл хезмәтчәне Әлфинур апа Бәширова үзенең  туган көнен билгеләп узды. Оныклар, оныкчыкларга бай булган Әлфинур әбигә 90 яшь тулды.  Әлфинур әбине гомер бәйрәме белән тәбрик итәргә район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова, "Родник" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәк директоры Нияз Мортазин, Олы Мишә авылы җирлеге башлыгы Габделнөр  Мәннапов килде. Юбилярга  Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хаты һәм авыл җирлеге әзерләгән истәлекле бүләк тапшырылды.

Соңгы яңарту: 2017 елның 18 феврале, 09:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International