ЮЛЛАРДА САК БУЛЫГЫЗ!

Соңгы елларда районыбызда транспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәйде. Бу исә балаларга кечкенәдән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.
Балалар өчен  төрле күңел ачу чаралары, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән семинар-практикумнар уздыралар. Иске Җөри урта мәктәбендә “Юл билгеләре иленә сәяхәт” дигән темага очрашу булды. Яктылык кайтаргыч беләзек  һәм тасмаларны  кулланырга дигән максат куйдык.

Соңгы яңарту: 2016 елның 7 сентябре, 14:53

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International