“Иң яхшы вожатый»

31 нче гыйнвар көнне Теләче урта мәктәбендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган "Иң яхшы вожатый" конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Анда районның төрле мәктәпләреннән  укучылар  катнашты. Уңган, сәләтле, позитив укучылар  балалар коллективы белән идарә итү осталыкларын күрсәттеләр. Баландыш төп гомум белем бирү мәктәбенең  8  нче сыйныф укучысы Заһидуллина Азалия (Җитәкчесе Мөбәрәкшина Ф.Г.) “Иң яхшы күңелле һәм ярдәмчел вожатый» номинациясендә җиңү яулады. Чын күңелдән котлыйбыз!

Соңгы яңарту: 2019 елның 1 феврале, 13:55

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International