"Юл иминлеге иленә сәяхәт”

Олы Мишә авыл җирлегендә урнашкан  балалар бакчасында "Юл иминлеге иленә сәяхәт" дигән темага ачык чара үткәрелде. Максатыбыз - юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү. Уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү, җәмәгать транспортында үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен практик ныгыту. Безне ң балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр арасында Юл- транспорт һәлакәте булдырмау эшенә Зур игътибар бирелә. Эшчәнлек ел дәвамында алдан планнаштырылып алып барыла.  Дәресләрне карарга район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Сәетова А.Н. һәм ГКУ "Дирекция финансирования научных и образовательных программ БДД РТ" ның әйдәп баручы специалисты Ягафарова Г. Н., инспектор Назиров Р.Х. килгән иде.Алар балаларга төрле сораулар бирделәр, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, автокреслога утырып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәрттеләр һәм алып килгән бүләкләрен өләштеләр


 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 12:51

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International