"Табигать белэн бергэ яшэу"

24 октябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш.  табигать кочагында «Жить в согласии с природой» исемле экологик  дәрес үткәрде. Табигать кочагында яшәү, аны күреп тору, аның белән сөйләшү- бәхет”.Без шул бәхеткә төренеп яшибез,чөнки без барыбыз да табигать балалары. Көзге урманнарның шавы,чишмәләрнең челтерәгән агышы, күлебезнең сихри зәңгәрлеге күңелләргә сихәт бирә. Табигать безне туендыра, рухландыра, яшәү өчен дәрт бирә, көч-күәт өсти, матурлата, илһамландыра. Ә без, шушы матурлыкны үз кулларыбыз белән җимерәбез,пычратабыз. Ул бит безнең ярдәмгә мохтаҗ.Без табигатьне күз карасы кебек якларга, усаллардан сакларга тиешбез.

Соңгы яңарту: 2016 елның 27 октябре, 08:47

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International