“Йолдыз сәгате”

14 февраль көнне Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина Олы Кибәхуҗа авылы башлангыч мәктәбендә булды. Муса Җәлилгә 111 ел тулу уңаеннан  “Йолдыз сәгате” үткәрде. Уен өч  турдан торды. Беренче турда шагыйрьнең  биографиясенә бәйле даталарны ачыклау бурычы куелса, икенче  турда шагыйрьнең танылган шигырьләрен тану кирәк иде. Өченче турда укучылар “Җәлилчеләр”сүзенә кергән хәрефләрдән яңа сүзләр төзеделәр. Бу уенда ике команда ярышты.  “Ромашка” командасы беренче урынга, ә “Йолдыз” командасы икенче урынга лаек булды. Уен барышында “Муса Җәлил – герой шагыйрь” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды

 

Соңгы яңарту: 2017 елның 16 феврале, 15:10

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International