Чигү остасы Мингазова Галия апа сөлге чигү буенча мастер – класс күрсәтте. Ул сөлге чигүнең бөтен нечкәлекләрен аңлатты, серләренә төшендерде. Берләшмәгә йөруче ханымнар элеккеге җырларны җырлап, сөлге чиктеләр.