12 март – Ватаным Татарстан газетасының чыга башлавына 100 ел. Башта «Эш» дип аталган була. 1920 елдан газета «Татарстан хәбәрләре», соңрак «Кызыл Татарстан» исемнәрен йөртә. 1960 елдан – «Социалистик Татарстан». 1992 елдан – «Ватаным Татарстан» дип атала. Әлеге датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә “Минем Ватаным Татарстан” дигән мәгълүмати күргәзмә оештырылып, күзәтү үткәрелде.