Клуб әгъзалары белән «В гости к кукле» дип исемләнгән әңгәмә - практикум үткәрелде.
Театр иҗатсыз яши алмый, шуңа күрә курчак театры клубы дәресләрендә импровизациягә зур роль бирелә. Импровизация ялыктыргыч хезмәттән, реплика, позалар, хәрәкәтләрне яттан өйрәнүдән китәргә өйрәтә. Кече яшьтәге мәктәп укучылары белән эшләүгә иҗади якын килү, әзерлекләре төрле дәрәҗәдә булуга карамастан, барлык балаларны да бердәм рәвештә үстерергә мөмкинлек бирә.