Балалар иҗат үзәгенең “Алтынчәч” түгәрәгенә йөрүчеләр өстәмә белем бирү педагогы Галимзянова Ф.Г. җитәкчелегендә чәч үрүнең балалар арасында бик тә популяр булган төрен үзләштерү белән мәшгуль. Теория буенча чәч үрүдә төрле ленталар куллануда булган үзенчәлекләр: дөрес лента һәм тиешле чәч толымын сайлауны өйрәнсәләр, практик дәресләрдә төрле техникалар кулланып чәч толымнарын үрәләр.