Шул уңайдан, Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында “Әфганстан! Йөрәкләрдә тирән яра..." дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә хәрби конфликт чорында язылган сәнгать әсәрләре, китаплар һәм Әфган сугышы вакыйгаларын яктыртучы заманча басмалар тәкъдим ителде.