Урта Мишә авыл китапханәсендә “Шигыремдә барлык уйларым” исемле китап күргәзмәсе куелды.

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Шагыйрь һәм публицист Газинур Морат 1959 елның 18 августында Татарстанның Кукмара районы Зур Сәрдек авылында колхозчы гаиләсендә туган. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Шигыремдә барлык уйларым” исемле китап күргәзмәсе куелды. Газинур Морат — узган гасырның сиксәненче елларында шигърият мәйданына килгән талантлы яшь буынның бер вәкиле. Аның беренче әдәби тәҗрибәләре — шигырьләре һәм журналистик язмалары әле җитмешенче елларда ук Кукмара район газетасында күренә башлый. Мәкаләләренең бер өлеше аның «Җәяүле кошлар» (2002) исемле китабында урын алган. 2001 елда аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. Газинур Морат — 1994 елдан Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы, бер үк вакытта 1999 елдан Берлек каршындагы Кабул итү коллегиясе әгъзасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International