Декабьнең беренче ун көне инвалидлар декадасы булып санала.

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Шул уңайдан Олы Мәтәскә китапханәсендә ”Яхшылыклар эшләргә ашыгыйк” дип исемләнгән мәдәни чара үткәрелде. Бу чараны китапханәче һәм мәдәният йорты директоры оештырдылар.  Авылдагы тумыштан мөмкинлекләре чикләнгәннәр - Салихова Илсияр һәм Хәйретдинова Наилә апалар, шулай ук соңрак инвалид булучы Валиахметова Гөлнур апа китапханәнең уку залына,чәй табыны артына чакырылдылар. Авыл җирлеге башлыгы Валиуллин М.А аларның хәлләре белән кызыксынды. Ахырда апаларга кечкенә генә бүләкләр тапшырылды. Шушы әз генә игътибар да инвалид апаларның йөзенә сөенү хисе иңдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International