ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 нче елның 18 мартында Россия Президентын сайлау көнне сайлау участокларыннан еракта урнашкан авыллардан сайлаучыларга сайлау участокларына килү мөмкинлеген булдыру өчен түләүсез автобус маршрутлары оештырыла.

Бүген Баландыш төп мәктәбендә, “Бөтендөнья елгалар көне” уңаеннан, “Елгаларның чисталыгын һәм матурлыгын саклыйк” дип исемләнгән тәрбия дәресләре үтте. Әлеге экологик чаралар биология укытучысы Шакирова Ә.З. җитәкчелегендә узды. Ул укучыларны туган ягыбыз сулыкларының торышы, аларны саклау мәсьәләләре белән таныштырды.

Балалар бакчасында кыш коне саф хавада булу чыныктыру  алымы сәламәтләндерунен бер торе булып тора,Кышкы прогулкада баланын организмы ныгый,иммунитеты яхшыра бактерияләргә каршы торучанлыгы кими. Саф һава, барыннан да элек, организм өчен - кислород, чыныгу өчен - салкын һава, яшәү шатлыгын тою.         

Әлеге фестиваль кысаларында 11 март көнне Максабаш авылы мәдәният йортында Гата Нуруллин әсәре буенча куелган "Картая мени сон йөрәк" спектакле тәкъдим ителде. Тамашачы  яратып кабул иткән әлеге спектакльдә  Максабаш авылы китапханәчесе  Голфәния ролен башкарды.

13 март көнне Теләче үзәк китапханәсенең  китапханәчеләре “Хатын- кыз иҗаты- ачылган чәчәк кебек” дип исемләнгән акциясе белән оешма-предприятиеләрдә хатын –кыз язучыларның  китапларын тәкъдим иттеләр һәм  китапларга күзәтү ясадылар. Оешма-предприятияләрдә эшләүчеләр ошаган китапларын укырга алдылар, яңа сатуга кайткан китапларны сатып алдылар.

12 март – Ватаным Татарстан газетасының чыга башлавына 100 ел. Башта «Эш» дип аталган була. 1920 елдан газета «Татарстан хәбәрләре», соңрак «Кызыл Татарстан» исемнәрен йөртә. 1960 елдан  – «Социалистик Татарстан». 1992 елдан – «Ватаным Татарстан» дип атала. Әлеге датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә “Минем Ватаным Татарстан” дигән мәгълүмати күргәзмә оештырылып, күзәтү үткәрелде.

13 нче март көнне Теләче муниципаль районы башлыгы  И.Ф. Зарипов   Теләче урта мәктәбе укытучылар коллективы белән очрашты.  Очрашуда  район мәгариф  бүлеге  җитәкчесе Н.В. Карпова, район башкарма  комитеты җитәкчесе урынбасары  А.В. Галиев, Теләче авыл җирлеге башлыгы  И.Р. Мараков  катнашты. Узган  уку елы эш йомгаклары белән мәктәп диреторы Р.Р. Назипов чыгыш ясады. Район мәгариф  бүлеге  җитәкчесе Н.В. Карпова   узган уку елында булган уңышлар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары  бирәчәк сынауларны үткәрү мәсьәләләре турында сөйләде. Теләче муниципаль районы башлыгы  И.Ф. Зарипов коллективны актовый зал ачылу белән котлады, алда торган Россия Президенты   сайлауларында актив катнашырга  чакырды.  Очрашуда катнашучылар  укучыларның матур чыгышын    карадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International