28 март көнне Шармыш авыл китапханәсендә балалар язучысы Корней Чуковскийның тууына 135 ел тулу уңаеннан, «В гостях у Корнея Чуковского» дип исемләнгән чара үткәрелде.

2017 елның 28 марты, сишәмбе

Балалар ике командага (Айболит, Мойдодыр) бүленеп рәсем ясауда, осталыкта, тизлектә көч сынаштылар. Алар «Вспомни сказку», «Кто есть кто», «Найди отгадку в зашифрованной загадке», «Собери целое», «Снабди свою команду необходимыми вещами», «Корзина с потерянными вещами» исемле конкурсларда катнаштылар.Бәйгедә дуслык җиңде.

Шулай ук әлеге чарага авторның китапларыннан торган китап күргәзмәсе дә төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International