ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 30 мартында «Батыр» спорткомплексында 2012-2013 елларда туган, 2014-2015 елларда туган егетләр арасында мини – футбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге уздырылды.

2024 елның 28 мартында Лесхоз бистәсендә өстәмә белем бирү педагогы Рамил Рәис улы Заһидуллин җитәкчелегендәге шахматчылар командасы РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы Н.М. Миңнеханов истәлегенә балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында тиз шахмат буенча Районара шәхси турнирда катнашты. Өлкән яшьтәге хатын-кызлар арасында Лим Грета Сенсировна (Узяк СП) 1 урынны алды.

«Киләчәк» Яшьләр үзәгендә Балалар иҗат үзәге ел саен үткәрелә торган «Теләче йолдызчыгы» диеп исемләнгән конкурс-фестиваленең сайлап алу турын уздырды. Фестиваль-конкурска старт  быелның 20 январында бирелде. Әлеге чарада 5 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар һәм иҗади гаиләләр катнашты, алар үзләрен төрле яктан сынап карый алдылар. Фестиваль Гаилә елына багышланган иде. Сайлап алу турында барлыгы 300дән артык бала катнашты.

26 март көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Дустың өчен китап сайла» акциясе оештырып, укучыларга бер-берсенә китаплар тәкъдим итү мөмкинлеге бирделәр.

Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре галим, уйлап табучы Александр Сергеевич Попов турында кызыклы әңгәмә үткәрделәр. Чара барышында балаларга Поповның төп ачышы, россияле А.Попов һәм италияле  Маркониның электромагнит тирбәнешләрен кеше сөйләменә үзгәртергә тырышулары турында сөйләделәр. Күп гасырлар элек радио дулкыннары могҗиза буларак кабул ителгән булыр иде. Чара азагында «Уйлап табучы - Попов» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

2024 нче елның 27 мартында «Батыр» спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2009 нчы елда туган егетләр арасында корәш буенча “Зилант” Кубогына ачык район беренчелеген уздырды.

28 март көнне “Теләче” спорт мәктәбе балалар белем бирү үзәге белән берлектә 2012-2014нче, 2010-2011 нче елгы егет-кызлар арасында  кул көрәше буенча Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре, районыбызда кул көрәшенә нигез салучы, спорт мәктәбе тренеры Кыямов Айрат Әхмәт улы призына район беренчелеге уздырды. 

28 март көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында күренекле татар дин галиме, философ, тарихчы, җәмәгать һәм сәятче Муса Җаруллаһ Бигиевнең тормышы һәм дини мирасын киң катлам укучыларына таныту максатыннан “Коръән нуры яктысында” дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде.

27 март – Халыкара театр көне. Театр - ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала. Әлеге дата уңаеннан Югары Кибәхуҗа  авылы китапханәсендә “27 март - Халыкара театр көне”  исемле түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде.

Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә әлеге истәлекле көн хакында искәртеп торган “Театрның тылсымлы дөньясы” исемле күргәзмә куелды. Күргәзмәдә театр тормышында тирән эз калдырган, легендар артистларыбызга багышланган китаплар, мәдәният һәм сәнгатебез тормышын яктыртып баручы “Сәхнә” журналы куелды. Китап укучыларга әлеге көн хакында мәгълүмат бирелде. Якташ артистларбыз Алмаз Фатхуллин, Харис Хөснетдинов, Роберт Галиев, Илнар Низамиев иҗатлары турында кызыксынып тыңладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International