9 Май Җиңү бәйрәме белән!

  9 Май бәйрәме көнне Олы Мәтәскә авыл җирлегенә кергән өч авылда Олы Мәтәскә, Югары Мәтәскә һәм Лесной бистәләрендә  ветераннарыбызны хөрмәт итеп обелискларга чәчәкләр салынды. Шушы көнгә Югары Мәтәскә авылында авыл халкы көче белән өр яңа обелиск  сафка басты.

  Сезне чын йөрәктән Бөек Җиңү Көне белән тәбрик итәбез! Илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итә. Сугыш тәмамланганга 75 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның яралары да гомерлек. Без, сугыштан соң туган буыннар, бүген Сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыгыгызга, рухыгызның нык­лыгына сокланабыз. Бүген дә сафта булуыгыз бе­лән горурланабыз. Бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез белән яшь буында туган җиргә мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбия­лисез. Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә!

Барлык ветераннарыбызга әле тагын озак елларга нык сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге, якыннарының игътибарын һәм кайгыртучанлыгын тоеп яшәүләрен, барчагызга – тыныч күк йөзе һәм имин көннәр телибез!

  Обелискларга чәчәкләрне  салуда Теләче муниципаль башкарма комитет җитәкчесенең  территорияләрне үстерү һәм инвестицияне үстерү буенча урынбасары Миннегулов И.А., Олы Мәтәскә  авыл җирлеге башлыгы Валиуллин М,А., Олы Мәтәскә  урта мәктәбе директоры Сунгатуллин М.М. катнашты. 

      

Соңгы яңарту: 2020 елның 11 мае, 09:37

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International