9 май -Җиңү бәйрәме.

   1945  елның  мае  алып килгән җиңү , халкыбыз тарихында иң истәлекле  вакыйгаларының  берсе булып кала.  Бу көнне  миллионлаган  ватандашларыбыз Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын хәтердә яңарта, яу кырында ятып калган каһарманнарны  ихтирам белән искә ала, ветераннарыбызга хөрмәт күрсәтә. Олы Мәтәскә авыл җирлегендә  бүген 23 тыл ветераны яши.   7-8 май көннәрендә  Олы Мәтәскә  авыл җирлегенә кергән барлык авылларда да Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары уздырылды. Мәктәп укучылары,  ясле бакча балалары, авыл халкы һәм ветераннар катнашында Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә  куелган обелиск янында  митинглар булды. Соңыннан тыл ветераннары обелискларга веноклар салдылар. Барлык ветераннарны да Җиңү көне белән авыл җирлеге башлыгы Валиуллин М,А., мәктәп директоры Сунгатуллин М.М., ветераннар совете рәисе Нигматзянова Э.Н., Хузеев М.Х. районнан килгән җитәкчеләр бәйрәм белән котладылар.

 

 

 

Соңгы яңарту: 2018 елның 8 мае, 14:10

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International