Балалар китапханәсенә экскурсия.

17 сентябрь көнне, 2 нче номерлы Балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, район Балалар китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Балаларны шат күңел белән китапханә хезмәткәрләре Закирова Любовь Михайловна һәм Фатихова Елена Геннадьевналар каршы алды.

     Китапханә хезмәткәрләре экскурсия барышында балаларны уку залы һәм балалар абонементы эшчәнлеге белән таныштырдылар. Шулай ук татар халык әкиятләренә нигезләнгән мультфильмнар да балалар күңеленә хуш килде.

 

     Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, китапларның мөһимлеге һәм аларның ясалу тарихы, алар белән сакчыл эш итәргә кирәклеге турында  да зур кызыксыну белән тыңладылар. Шулай ук стеллажларга тезелгән төрле темадагы китапларны зур канәгатьлек белән карап чыктылар. Балаларда экскурсия чын мәгънәсендә зур тәэсир калдырды. Күбесе китапханәгә әти – әниләре белән килеп китап укучы буларак язылырга карар итте.  

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:18

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International