30 август көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында Республика көне уңаеннан китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре берлектә “Туган ягым хатирәләре” исемле кичә үткәрделәр. Берләшмәгә йөрүче балалар бу кичдә туган җиргә мәхәббәт һәм дус-тату яшәүнең кирәклегенә төшенделәр.