2026 елның 17 сентябрендә Теләче районының МБГУ «Алан урта гөмуми белем бирү мәктәбе»ендә «Мототранспорт чаралары» темасына «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде. Анда ТРның Теләче районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге баш дәүләт инженеры-инспекторы Баев Ильфар Робертович тарафыннан квадроцикллар, кар чаналары белән идарә иткән вакытта юл һәлакәтләренә китерергә мөмкинлеге, шулай ук куркынычсызлык чаралар турында дәрес үткәрде. Әңгәмә барышында квадроцикл кебек техниканы куллану өчен аларны теркәү, йөртү таныклыгына укыту һәм җәза чаралары, шулай ук соңгы елларда Татарстан Республикасында квадрацикллар, кар чаналары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы турында сүз барды, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2026 елның 10 сентябрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Агымдагы елның 27 августында Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында Теләче муниципаль районы башлыгы А.Г. Фәтхуллин җитәкчелегендә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы уздырылды. Комиссия утырышында «БДД» ДБУнең Казан шәһәрендәге территориаль идарәсе башлыгы Н.С.Агишев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлекчәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Л.И.Рафиков, Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы И.Х.Кәримуллин, Татарстан Республикасының Теләче районы буенча Yзйөрешле машиналарның техник торышын күзәтү идарәсе башлыгы И.Р.Баев, шулай ук Теләче муниципаль районының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе катнашты.
Ел саен 25 августта батыр шагыйрь Муса Җәлил һәм ярты сәгать эчендә аның белән бергә фашист солдатлары тарафыннан җәберләп үтерелгән тагын унбер шәхесне искә алу көне. Унбер гомер, шуларның алтысы язучылар. Бу истәлекле дата уңаеннан 25 август көнне Айдар авыл китапханәсендә җәлилчеләрне искә алу көненә багышланган «Ил онытмый сезне һәм онытмас, сез яшисез җирдә җыр булып!» дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрелде. Китапханәче җәлилчеләрнең батырлыклары, Муса Җәлилнең иҗади язмышы, «Моабит дәфтәрләре» китабының язылу тарихы турында сөйләде. Чарада катнашучылар «Моабит дәфтәрләре»ннән шигырьләр укыдылар. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре үзләренең батырлыгы, әсирлек шартларында иҗат иткән әсәрләре белән татар әдәбиятын илебез һәм дөнья күләмендә танытты. Җәлилчеләрнең батырлыгы- кеше мөмкинлекләреннән тыш гаҗәеп батырлык үрнәге.
Бу көнне Берлин бистәсендә, Плетцензее төрмәсендә фашизмга каршы көрәшне дәвам иткән унбер ватандашыбыз җәзалап үтерелә. Җәлилчеләрне искә алу көне уңаеннан Сауш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Җәлил һәм аның көрәштәшләре" дигән батырлык дәресе үткәрелде. Китапханәче "Муса Җәлил- татар халкының бөек улы" исемле китап күргәзмәсе материаллары белән таныштырды. Җәлилчеләрнең батырлыклары турында сөйләнелеп, әңгәмә үткәрелде, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләре укылды.
Чара программасы укучыларны туган як мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән мавыктыргыч станцияләр аша таныштыруны максат итеп куйды. Чараның беренче станциясе «Татарстан флагы» дип исемләнде. Анда укучылар Татарстан флагындагы төсләрнең мәгънәсен һәм символикасын өйрәнделәр. Икенче станция «Милли бәйрәмнәр»дә татар, рус халкының яратып үткәрелә торган традицион бәйрәмнәре турында сөйләшенде.
Китаплар-ул реаль һәм уйлап чыгарылган дөнья буйлап сәяхәт итү, үткәнне һәм киләчәкне белү, дөньяга башка кешеләр күзлегеннән карау мөмкинлеге. Ләкин, укучысыз китап-ул бары тик хәрефләр язылып тегелгән кәгазь тартма һәм аны укучы кулына алганда гына, китап аның акылына һәм йөрәгенә рухи ризык бирә, дөньядагы бөтен нәрсә турында сөйли. Чара барышында башта китапханәгә яңа кайткан китаплар һәм балалар фонды белән танышу булды. Яшь китап сөючеләр яңа, матур китапларны карап чыктылар, яраткан китаплары буенча тәэсирләре белән уртаклаштылар, укуның файдасы турында фикер алыштылар, әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр. Ахырда яңа басмаларны балалар өйгә укырга алдылар.
Балаларның туган як табигате турындагы белемнәрен киңәйтү, экологик культура һәм әйләнә-тирә дөньяга сакчыл мөнәсәбәт нигезләрен формалаштыру максатыннан Айдар авыл китапханәсендә «Табигать могҗизалары һәм серләре» дип исемләнгән эко-ассорти узды. Чара башында катнашучылар экологиянең нәрсә аңлатуын, табигатьне һәм аның ресурсларын саклау ни өчен мөһим булуын, кешенең әйләнә – тирә мохиткә нинди йогынты ясавын һәм безнең уртак йортыбыз-Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Балалар актив рәвештә әңгәмә кордылар, сорауларга җавап бирделәр, кешенең әйләнә-тирә мохит белән бәйләнешен ачыкладылар. Соңыннан алар табигать турындагы табышмакларга рәхәтләнеп җавап бирделәр, мәкальләр һәм әйтемнәрне, танылган натуралист язучыларның әсәрләрен искә төшерделәр.
Балаларга үз Ватаны өчен горурлык хисен кечкенәдән үк тәрбияләргә кирәк. Китапханәче аңлаешлы һәм кызыклы формада, нәниләргә флагның нәрсә булуы һәм ни өчен аның һәр ил өчен шулкадәр мөһим булуы турында сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән флагның да үз "туган көне" булуы турында мәгълүмат алдылар. Бу факт аларда чын-чынлап гаҗәпләнү һәм соклану уятты! Балалар Россия флагының ак, зәңгәр һәм кызыл төстәге өч полосадан торганын белделәр. Танып-белү әңгәмәсеннән соң, балалар иҗат процессына актив кушылдылар. Һәр балага Россия әләмен буярга тәкъдим ителде. Кечкенә рәссамнар мавыгып, үз әләмен иң матур һәм пөхтә итеп ясарга тырышты.
Әлеге дата - үзен күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины итеп таныган, аның көчле ил булып мул тормышта яшәвен теләгән һәр кеше өчен олы бәйрәм. 21 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Мин Россия флагын ясыйм” дигән патриотик сәгать үткәрелде. Россия флагының өч төсе – Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Чара барышында балалар флагның иң беренче ничәнче елда рәсми статуска ия булуын, төсләре нәрсәне аңлатканын белделәр. Ахырдан балалар флаг рәсемнәре ясадылар.