«Ил онытмый сезне һәм онытмас, сез яшисез җирдә җыр булып!»

2026 елның 26 августы, чәршәмбе

Ел саен 25 августта батыр шагыйрь Муса Җәлил һәм ярты сәгать эчендә аның белән бергә фашист солдатлары тарафыннан җәберләп үтерелгән тагын унбер шәхесне искә алу көне. Унбер гомер, шуларның алтысы язучылар. Бу истәлекле дата уңаеннан 25 август көнне Айдар авыл китапханәсендә җәлилчеләрне искә алу көненә багышланган «Ил онытмый сезне һәм онытмас, сез яшисез җирдә җыр булып!» дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрелде. Китапханәче җәлилчеләрнең батырлыклары, Муса Җәлилнең иҗади язмышы, «Моабит дәфтәрләре» китабының язылу тарихы турында сөйләде. Чарада катнашучылар «Моабит дәфтәрләре»ннән шигырьләр укыдылар. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре үзләренең батырлыгы, әсирлек шартларында иҗат иткән әсәрләре белән татар әдәбиятын илебез һәм дөнья күләмендә танытты. Җәлилчеләрнең батырлыгы- кеше мөмкинлекләреннән тыш гаҗәеп батырлык үрнәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International