ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2026 ел
шимбә

Малайлар һәм кызлар дуслыкның төп кагыйдәләрен искә төшерделәр: намуслы булу, бүлешә белү, иптәшләреңә ярдәм итү һәм юк-бар өчен үпкәләмәү, ә тагын: сугыш-талашсыз бердәм уйнау, дустыңның серләрен саклау, уңышларга шатлану, дустыңа ярдәм итү, дустыңа ышану. Тәрбияләнүчеләр чын дусның бәла-казада танылачагы турында фикер алыштылар һәм бер-берсенә карата яхшы булырга вәгъдә иттеләр.  Тагын балалар «Кочаклашу», «Дуслык чишмәләре», «Дустыңа яхшы сүз әйт» уеннарын уйнадылар. Көн бик җылы һәм күңелле булды!

30 июнь көнне Теләче җирлекара һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре Теләче гомумбелем бирү мәктәбенең  «Дуслык»  мәктәп яны лагеренда «Туган ягым — Теләче» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрделәр.

Ул өлкән сыйныф укучыларын, студентларны, яшь белгечләрне һәм үз юлын әле генә башлап җибәрүчеләрне берләштерә.

Ул июньнең соңгы шимбәсендә билгеләп үтелә һәм яшь буынның энергиясе, омтылышлары һәм өметләре символы булып тора. 27 июнь көнне, Айдар авыл китапханәсендә җылы аралашу сәгате-Россия яшьләре көненә багышланган «Яшьләр укуы галактикасы» әдәби лабиринты узды.

Күңелле, эчтәлекле, халыкның күңелен күрүче, борынгы әби-бабаларыбыздан ук сакланып килгән бәйрәмнәребезнең берсе – Сабантуй. Милли тәрбия бирү безнең китапханәбезнең дә төп бурычы булып тора. «Татарстанда җәй» масштаблы республика проекты кысаларында Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Бәхетле балачак илендә» дип исемләнгән балалар сабантуе оештырды. Бәйрәм барышында балалар Сабантуй бәйрәменең тарихы, йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштылар, Ркаил Зайдулланың "Сабантуй сөлгесе", “Подарок победителю Сабантуя”, Резеда Шарипованың “Сабантуй” китаплары буенча татар халкының яраткан бәйрәменең милли уеннары турындагы шигырьләрне кычкырып укыдылар.


2
июль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2026 елның 09 июлендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


1
июль, 2026 ел
чәршәмбе

Бу көн кысаларында Сауш авылы китапханәсендә яшүсмерләр өчен «Яман гадәт, гомерне кыскарта» дигән тема белән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чараның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотиклар куллануның нәтиҗәләре белән танышу, наркотик матдәләр кулланучы һәм башкаларны наркотиклар белән мавыктырырга тырышучы затлар белән наркотик матдәләр пробасына һәм үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләренә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру. Катнашучылар белән наркоманиянең зыяны, кешенең сәламәтлегенә һәм тормышына зарарлы йогынты, «кармакка» эләкмәү һәм наркотикларга бәйле булырга ярамаганлыгы турында сөйләшенелде. Шулай ук Россиядәге «спайс-бәла» темасы да күтәрелде, ул елдан-ел илебезнең үсеп килүче буынына зыянлы булуы, кулланырга ярамаганлыгы турында аңлатылды.

ара барышында Г. Тукайның "Сөткә төшкән тычкан" шигыре укылды. Китапханәче балаларга бу шигырьне Габдулла Тукай 1907 елда язуы турында әйтеп үтте, шигырьгә анализ ясалды. «Сөткә төшкән тычкан» шигыре мавыктыргыч тарих кына түгел, ә шигъри гыйбрәтле хикәя формасындагы зирәк үгет-нәсихәт, ул теләсә нинди авыр ситуацияләрдә чыгу юлын табарга мөмкин икәнен өйрәтә. Һәм, әлбәттә, мондый чаралар үткәрелү китап укучы балалар өчен дөнья балалар язучыларының иң яхшы китаплары белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек.


26
июнь, 2026 ел
җомга

26 июнь көнне - Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Наркомания - кешенең сәламәтлеген һәм тормышын җимерүче наркотик матдәләргә бәйле җитди авыру. Тыелган матдәләргә бәйлелек физик һәм психик тайпылышларга, социаль адаптациянең начараюына китерә.


25
июнь, 2026 ел
пәнҗешәмбе

2026 елның 25 июнендә Теләче муниципаль районы хуҗалыкларында  комиссия тарафыннан, 2026 ел урып-җыю кампаниясенә техник әзерлеген сынау максатыннан, комбайннар парады хәм җир эшкәртү агрегатларын тикшерү булып узды.


24
июнь, 2026 ел
чәршәмбе

24 июнь көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен искиткеч күңелле җәйге очрашу оештырдылар. Әлеге чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында нәни дусларыбыз катнашында үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International