Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында уртанчылар һәм зурлар төркемнәрдә танып белү әңгәмәсе форматында дуслар көне узды.

2026 елның 4 июле, шимбә

Малайлар һәм кызлар дуслыкның төп кагыйдәләрен искә төшерделәр: намуслы булу, бүлешә белү, иптәшләреңә ярдәм итү һәм юк-бар өчен үпкәләмәү, ә тагын: сугыш-талашсыз бердәм уйнау, дустыңның серләрен саклау, уңышларга шатлану, дустыңа ярдәм итү, дустыңа ышану. Тәрбияләнүчеләр чын дусның бәла-казада танылачагы турында фикер алыштылар һәм бер-берсенә карата яхшы булырга вәгъдә иттеләр.  Тагын балалар «Кочаклашу», «Дуслык чишмәләре», «Дустыңа яхшы сүз әйт» уеннарын уйнадылар. Көн бик җылы һәм күңелле булды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International