25 июнь көнне Сауш авыл китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышлап кычкырып уку оештырылды.

2026 елның 1 июле, чәршәмбе

ара барышында Г. Тукайның "Сөткә төшкән тычкан" шигыре укылды. Китапханәче балаларга бу шигырьне Габдулла Тукай 1907 елда язуы турында әйтеп үтте, шигырьгә анализ ясалды. «Сөткә төшкән тычкан» шигыре мавыктыргыч тарих кына түгел, ә шигъри гыйбрәтле хикәя формасындагы зирәк үгет-нәсихәт, ул теләсә нинди авыр ситуацияләрдә чыгу юлын табарга мөмкин икәнен өйрәтә. Һәм, әлбәттә, мондый чаралар үткәрелү китап укучы балалар өчен дөнья балалар язучыларының иң яхшы китаплары белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International