Татар халкының милли гореф-гадәтләре әлеге көнгә кадәр сакланып килә.

2026 елның 4 июле, шимбә

Күңелле, эчтәлекле, халыкның күңелен күрүче, борынгы әби-бабаларыбыздан ук сакланып килгән бәйрәмнәребезнең берсе – Сабантуй. Милли тәрбия бирү безнең китапханәбезнең дә төп бурычы булып тора. «Татарстанда җәй» масштаблы республика проекты кысаларында Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Бәхетле балачак илендә» дип исемләнгән балалар сабантуе оештырды. Бәйрәм барышында балалар Сабантуй бәйрәменең тарихы, йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштылар, Ркаил Зайдулланың "Сабантуй сөлгесе", “Подарок победителю Сабантуя”, Резеда Шарипованың “Сабантуй” китаплары буенча татар халкының яраткан бәйрәменең милли уеннары турындагы шигырьләрне кычкырып укыдылар.

Балалар "капчык киеп йөгерү», «аркан тартышу», «капчык киеп сикерү», «кашыкка йомырка куеп йөгерү», «чүлмәк вату» кебек уеннар белән беррәттән хәрәкәтчән уеннар да уйнадылар, зирәклек, тизлек, җитезлек, көч һәм игътибарлылык ярышларында катнаштылар, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Әлбәттә, бүләкләрсез нинди сабантуй булсын ди!? Балалар татлы призлар һәм бүләкләр алдылар, рәхәтләнеп ял иттеләр, күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар. Бу проект балаларга ял гына түгел, ә яңа белемнәр, милли гореф-гадәтләрне заманча ял итү белән бергә бәйләп тере аралашу һәм туган якның мәдәни мирасын тирәнтен өйрәнү мөмкинлеге дә бүләк итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International