Ул өлкән сыйныф укучыларын, студентларны, яшь белгечләрне һәм үз юлын әле генә башлап җибәрүчеләрне берләштерә.
Ул июньнең соңгы шимбәсендә билгеләп үтелә һәм яшь буынның энергиясе, омтылышлары һәм өметләре символы булып тора. 27 июнь көнне, Айдар авыл китапханәсендә җылы аралашу сәгате-Россия яшьләре көненә багышланган «Яшьләр укуы галактикасы» әдәби лабиринты узды. Китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, аның традицияләре турында сөйләде. Катнашучылар үзләренең мавыгулары, хыяллары һәм фикерләре белән уртаклаштылар. Чара барышында катнашучылар әдәби викторина сорауларына җаваплар бирделәр, язучыларның иҗаты белән ни дәрәҗәдә таныш булуларын тикшерделәр. Интеллектуаль уен барышында үзләрен чын маҗара эзләүчеләр итеп хис иттеләр: әдәбият, әкият дөньясында булдылар, әдәби кроссвордлар чиштеләр, командада эшли белүләрен һәм теләсә кайсы киңлектә тиз ориентлашуларын күрсәттеләр.