ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2026 ел
чәршәмбе

Әлеге чарада безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре дә бк теләп катнаштылар.Җәйге кояшлы көндә балалар төрле уеннарда катнашып күңел ачтылар. Программада яраткан халык уеннары: «Түбәтәй», «Йөзек салыш», «Колакка колак», «Очты-очты» һәм «Чүлмәк вату» бар иде. Моннан тыш, китапханәчеләр балаларга акыл сәләтләрен дә артырырга тәкъдим иттеләр: балалар табышмакларны чиштеләр һәм әкият геройларын искә төшерделәр. Бу вакыйга халкыбызның рухи кыйммәтләрен саклауның мөһимлеген һәм аларны киләчәк буыннарга тапшыру зарурлыгын тагын бер кат искәртте. Халык уеннары-безнең мирасыбыз, тере тарихыбыз бит ул!


23
июнь, 2026 ел
сишәмбе

Бу көн безгә сугышларда һәлак булганнар, фашистлар әсирлегендә газапланганнар, тылда ачлыктан һәм мохтаҗлыктан үлгәннәр турында искә төшерә. Ул кырыс елларда Ватанны саклап, үз гомерләре бәрабәренә изге бурычын үтәгән һәркем белән горурланабыз. Хәтер һәм кайгы көне алдыннан, 21 июнь көнне Айдар авыл китапханәсендә «Исемнәре һәйкәлләрдә һәм безнең хәтерләрдә» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Катнашучыларга Бөек Ватан сугышы башлануның беренче сәгатьләре, халыкка никадәр авырга туры килүе, фронтта да, тылда да сугышкан балалар турында сөйләделәр. Сугышның ул дәһшәтле көннәреннән соң күп еллар узса да, берничә буын алмашынса да, сугыш турында һәрвакыт белергә һәм истә тотарга тиешбез, Җир йөзенә Җиңү һәм тынычлык китергән кешеләрне без һәрвакыт истә тотарга тиешбез!

Моннан, туган йорт бусагасыннан, туган илгә мәхәббәт башлана. Туган ягыңны – аның табигатен, тарихын, мәдәниятен белү – үз дәүләтеңнең һәм чит илләрнең тарихын белүдән ким түгел. 19 июнь көнне Шәтке авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча авыл яшьләре катнашында «Минем авылым – минем байлыгым» дип исемләнгән интеллекуаль программа узды. Чара балаларга белемнәрен баетырга, кече ватаннары, туган ягыбызда яшәгән һәм эшләгән күренекле кешеләре турында кызыклы мәгълүмат тупланмасын тулыландырырга ярдәм итте. Яшьләр авыл турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр.

Барлык россиялеләр өчен бу хәтер һәм кайгы көне. Һәр гаиләдә Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу көне. Шәдке авылы мәдәният хезмәткәрләре «Хәтерлибез һәм кайгырабыз!» дигән хәтер сәгате үткәрделәр. Чарага  балалар чакырылды. Чара барышында  балаларга 1941 елның 22 июнендәге сугышның башлангычы  турында сөйләнде. Балалар батырларыбызны  бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

20 июнь көнне наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Сәламәтлекнең мәкерле дошманнары» дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрделәр.


19
июнь, 2026 ел
җомга

Бу — туган як табигатенә багышланган белемле һәм мавыктыргыч очрашу иде.

Чара кысаларында балалар өчен «Тюлячка» ял паркы буйлап мавыктыргыч экскурсия оештырылды. Китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән интерактив программа нәни кунакларга паркның гүзәллеге белән хозурланырга гына түгел, ә табигать дөньясы белән якыннанрак танышырга да мөмкинлек бирде. Очрашу ахырында алынган белемнәрне ныгыту максатыннан, викторина һәм тематик, күңелле уеннар уздырылды.


17
июнь, 2026 ел
чәршәмбе

Балалар өчен бу озак көтелгән каникуллар чоры, анда аларны җылылык, шатлык һәм уңай хис-кичерешләр көтә. 17 июнь көнне Сауш авыл китапханәчесе балалар мәйданчыгында балалар белән «Күп укысаң- күп белерсең» конкурс – уен программасы үткәрде. Чара уен формасында узды. Программага табышмаклар, эстафеталар, конкурслар, җәй темасына викториналар кертелгән иде. Балалар җәй турындагы табышмакларны чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Катнашучылар шулай ук җитезлек, кыюлык һәм зирәклек сынауларында да  сынатмадылар. Чара бик мавыктыргыч, кызыклы һәм дустанә атмосферада үтте.

Чара ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягъфәрова Г.Н. катнашында узды. Балалар велосипедта һәм самокатта йөргәндә үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Самокат һәм велосипедта йөргәндә балалар өчен саклану чараларын карадылар. Шулай ук самокат һәм велосипед төзелешенең үзенчәлекләре белән таныштылар , балалар белән самокат яки велосипед белән машина юлына ничек дөрес чыгарга кирәклеге турында сөйләшенде.


16
июнь, 2026 ел
сишәмбе

Бу чара “Китап шәһәрчегенә сәяхәт” дип аталды. Алар әдәби яңалыклар күзәтүе, танылган язучыларның тормыш юлы һәм иҗат галәмнәренә сәяхәт, күңелгә хуш килгән әсәрләрдән өзекләр укудылар.   Китапханәче заллар буйлап мавыктыргыч сәяхәт иттереп, сирәк һәм бик кыйммәтле басмалар дөньясына кертеп, китапның изгелеген, аның белән сак һәм хөрмәт белән эш итү серләрен сөйләде.Әдәби сәгать һәм китапханәгә сәфәр күзаллауны гына киңәйтеп калмыйча, авыл халкы арасындагы дуслык бәйләнешләрен ныгытуга да ярдәм итәчәк. Бу чара — авылның мәдәни тормышын үстерүгә тагын бер адым, укуның, китапның һәм үз-үзең өстендә эшләүнең әһәмиятенә игътибарны җәлеп итүче якты вакыйга.

15 июнь көнне Теләче балалар китапханәсендә татар балалар язучысы Гарәфи Хәсәновның тууына 105 ел тулуга багышланган әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында китапханәче балаларны иҗатын табигатькә багышлаган язучының биографиясе белән таныштырды. Бергәләп Г.Хәсәновның тере табигатькә булган тирән мәхәббәтен чагылдырган хикәяләре турында фикер алыштылар. Балалар әдипнең «Унике матур», «Җир ул уртак йортыбыз», «Елның дүрт фасылы», «Табигать могҗизалары» дигән повесть һәм хикәяләр җыентыклары белән таныштылар. Уен формасында табышмакларга һәм хайваннар һәм үсемлекләр турындагы сорауларга җавап бирделәр. Әдәби сәгать азагында тере табигать турында халык сынамышларын һәм мәкальләрне искә төшерделәр, шулай ук «Экология» һәм «Әйләнә-тирә мохитне саклау» кебек мөһим төшенчәләр турында сөйләштеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International