Бу көн 1984 нче елның 18 нче апреленнән башлап билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата уңаеннан 16 апрель көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре укучыларга Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышлап салынган һәйкәлләрнең тарихлары хакында таныштыру, һәйкәлләрне саклау, кайгырту, һәр кешенең изге бурычы булуын аңлату уңаеннан “Һәйкәлләрдә халык хәтере” исемле патриотик сәгать үткәрделәр. Без үткәнебезне белергә, тарихи урыннарны, һәйкәлләрне сакларга тиешбез.
Матбугат әдәби әсәрләрне халыкка җиткерүдә һәм татар язучыларының иҗатын пропагандалауда зур ярдәм булып тора. Аларның төрлесе төрле аудиториягә тәгаенләнеп, үз укучысын табып, татар матбугатын баетуга зур өлеш кертә. 16 апрель көнне яшь буынга үз милләтенә, гореф-гадәтләренә, тарихына карата горурлык хисе тәрбияләү һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән якыннан танышу максатыннан “Сезнең өчен, балалар!” дип исемләнгән таныштыру сәгате узды. Газета—журналлар белән даими танышып бару сөйләм культурасын үстерергә, дөньяга дөрес караш тәрбияләргә, аң-белем дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итүен күздә тотып, балалар белән “Сабантуй”, “Салават күпере” журналлары белән якыннан танышып, кычкырып укулар оештырылды, биремнәр үтәлде.
«У войны не женское лицо…» дип исемләнгән республика проекты кысаларында Шармыш авылы китапханәчесе 16 апрель көнне Шармыш авылының иң өлкән кешесе 93 яшьлек Степанова Екатерина Ивановнаның өендә булды. Очрашу барышында Екатерина Ивановна сугыш һәм сугыштан соңгы авыр ачлык еллары, фронтта һәм тылда һәлак булган туганнары, авылдашлары турында сөйләде. Ул онытылмас сугыш вакытында яшәгән кешеләр өлешенә төшкән авырлыклар турында сөйләде. Фоторәсемнәрдә сурәтләнгән хатирәләре белән уртаклашты. Соңыннан җирдә сугышлар кабатланмасын, һәрвакыт тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә язсын дигән теләктә калды
24 нче декабрь көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә “Кулланучылар хокукын яклау" республикакүләм олимпиадада катнашып җиңү яулаган укучыларны бүләкләү тантанасы булды.9 нчы сыйныф укучысы Шайхетдинов Данис олимпиаданың 3 турында да нәтиҗәле катнашып, призер булды. Даниска истәлекле бүләк һәм мактау грамотасын ,олимпиаданың 1,2 нче турында катнашкан укучыларга махсус бүләкләрне ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль бүлеге җитәкчесе Кадыров Булат Ильдарович тапшырды. Булат Ильдарович укучыларны җиңүләре белән котлады һәм "Кулланучылар хокукын яклау" өлкәсендә белемнәрен тагын да камилләштерүләрен теләде. Бу укучыларны әзерләгән мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы – Бикчантаева Диләрә Мавлютзяновна Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хатына ия булды.Диләрә Мавлютзяновнаны һәм барлык катнашкан укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз!
16 нчы апрель көнне Ф.Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе филиаллары: Ямбулат башлангыч мәктәбендә, Лесной башлангыч мәктәбендә шахмат зоналары ачылды. Чара укучыларның җырлары һәм биюләре белән үрелеп барды. Соңыннан укучылар үз көчләрен шахмат уеннарында сынап карадылар.
1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик «ЭКОВЕСНА 2021» республика акциясе старт алды. 16 апрель көнне әлеге акциягә Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре дә кушылды.
2021елның 16 апрелендә “Батыр” спорткомплексында “Теләче” спорт мәктәбе, балалар сәламәтләндерү үзәге белән берлектә 2007 елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмер егет-кызлар арасында кул көрәше буенча шәхси эшмәкәр Хәким Һадиуллин призларына район беренчелеге үткәрде.
15 апрель көнне район балалар китапханәсенең «Гөрләвек» клубына йөрүче балалары тарафыннан Теләченең 1 нче номерлы «Аленушка» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни китап сөючеләргә «Туган тел ачкычы» исемле курчак театры күрсәтелде. Укучылар төрле әкият геройларының уй-кичерешләрен матур итеп уйнап күрсәттеләр. Нәниләр әлеге тамашаны бик яратып карады. Шулай ук китапханә хезмәткәрләренең китаплар һәм китапханә турындагы сорауларына да бердәм рәвештә җавап бирделәр. Курчак театры китапларны яратырга өйрәтә, эстетик тәрбия бирүдә зур роль уйный. Ә әлеге очракта туган телгә мәхәббәт тә тәрбияли.
Мондый зур шатлыкны чираттагы тапкыр үзешчән артистлар - балалар китапханәсе җитәкчесе урынбасары Закирова Л. М. җитәкчелегендә мәктәп укучылары Теләченең беренче номерлы балалар бакчасына алып килде. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм экология көне уңаеннан алар “ Туган тел ачкычы“ диеп аталган бик матур курчак театры күрсәттеләр. Мәктәп балаларының үз куллары белән ясаган матур курчаклары аша әкият илендә сәяхәт итте нәниләр. Телнең байлыгын, дуслыкның , үзара дустанә мөнәсәбәнең кадерен аңладылар.
Чернобыль һәлакәте 1986 елның 26 апрелендә Совет Берлегендәге (хәзерге Украинадагы) Чернобыль шәһәрендә булган атом электростанциясендә килеп чыккан һәлакәт иде. Дөньяда атом электростанцяләрендә һәлакәтләрдә иң начары исәпләнә. Ул радиоктив калдыклардан торган болытны җитештерә. Шуларны аңлату өчен Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 14 апрель көнне берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Чернобыль һәлакәте” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.