Бөек Ватан сугышы һәм анда җиңү - Россиянең даны һәм горурлыгы.

2026 елның 12 мае, сишәмбе

Бу Җиңү- гасырларның иң зур вакыйгасы, шуңа күрә без Җиңү көнен илебезнең төп бәйрәме буларак билгеләп үтәбез. Ватаныбызны сугышларда саклаган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас! 9 Май - буыннарны батырлык тарихы белән берләштерә. һәр гаиләнең үз герое, алар безнең йөрәкләрдә яши, алар безнең белән бергә  «Үлемсез полк» сафларында.

8 май көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты, авыл җирлеге белән берлектә Җиңү көненә багышланган “Сугыш уты кабынмасын, кояшлы булсын көннәр!” дип исемләнгән тантаналы митинг үткәрде. Тыл ветераннары, сугыш чоры балалары һәм уллары махсус хәрби операциядә булган әниләр хөрмәтенә матур җырлар, шигырьләр, котлаулар яңгырады, чәй табыны әзерләнде. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә веноклар салынды. Тантанада катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны, туган җирләрен фашист илбасарларыннан коткарган өчен гомерләрен биргән һәркемне бер минут тынлык белән искә алдылар. Бәйрәм чарасында Айдар авыл җирлеге башлыгы Хасаншин Х.Ш., район вәкиле Саляхиев И.И., җирлекнең ветераннар советы җитәкчесе Зинатуллина М.В., авыл активлары һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International