Кеше куркынычсызлыкта яши һәм үзен бу хокукларны саклый торган хокук һәм закон булган илдә генә бәхетле итеп хис итә ала. 26 май көнне Айдар авыл китапханәсендә кеше хокуклары һәм ирекләре турында төп күзаллаулар бирү максатында яшүсмерләр белән «Хокук һәм бурычлар иленә сәяхәт» дип исемләнгән аралашу сәгате уздырылды. Мәдәният хезмәткәрләре катнашучыларны хокукый даталар календаре белән таныштырдылар. Чарада укучылар кеше хокуклары, кеше тормышының кыйммәтләре турында күзаллаулар алдылар, мәктәптә һәм өйдә, җәмәгать урыннарында һәм урамда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.