Алар билгеләнгән маршрут буенча барып юлда очраган һәркемне китап сөюче итәргә тырыштылар, Россия тарихына, илебездә яшәүче халыкларга, аларның гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә, шулай ук бу халыкларның күренекле вәкилләренә багышланган, эрудицияне тикшерүче сораулар бирделәр. «Йөгерүче китап» интеллектуаль йөгереше Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган. Китапханәчеләрдә аеруча зур шатлык уятканы - авыл халкының китапханәгә китаплар һәм яңа тәэсирләр алырга килергә вәгъдә бирүе булды.