Дәрес барышында китапханәче нәниләргә илебездә яшәүче халыкларның күптөрлелеге турында сөйләде, аларның традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды. Балалар шулай ук дуслыкның кеше тормышындагы әһәмияте турында фикер алыштылар, кем чын дус булып саналырга мөмкин һәм аның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген белделәр. Шуннан соң кечкенәләр рәхәтләнеп «Безнең көч дуслыкта» викторинасында көч сынаштылар, дуслык турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.
Төрле милләт кешеләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең төп кыйммәтләре - ул үзара ярдәмләшү, бер - береңне аңлау, дуслык һәм хөрмәт.